Шушы шигырь юлларына кушылып, изге теләкләрдә торыйк🤲🤲🤲
Кем улы син,анысы мөһим түгел,
Урысмы син, башкорт, татармы,
Туган җиргә сау кайтуың кирәк,
Җиңеп, сугыш дигән "хәтәрне".
Шәфкать фәрештәсе саклап йөрсен,
Хозыр Ильяс булсын юлдашың.
Синең иңдә,бала,бик олы йөк-
Туплар шартлар урын юл башың.
Гомер биргән анаң көтә сине,
Тормыш ярың,балаң-җимешең.
Утта янма, суда батма,солдат,
Ә җиңүгә керсен өлешең.
Җиңү яулап ,исән генә кайт син,
Синнән башка тормыш булалмый.
Гаилә чәчкәләре-балалар да
Синнән башка җиргә туалмый.
Бер Ходаем!Сиңа ялварабыз
Синең кулда,Раббым,барсы да.
Туктата күр, бу афәтне,зинһар,
Өметләндерсәнә,яхшыга.
Ирек бирмә шайтаннарга, Тәңрем,
Ташка җан куярлык кодрәтең..
Исән-сау кайтсыннар ир-егетләр
Халкым көтә шәфкать-рәхмәтең.
Автор📝Фәридә Җәмилева
Эх язмыш, язмыш...
Милли радио «Китап»
ТОРМЫШ КИТАБЫ
Тормыш дулкыннары.
Тормыш җилләре
Ана күңеле балада...
Интертат: иң популяр татар сайты